news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь гвардиячеләр Апас укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тапшырды

Балаларга 19 волейбол һәм 12 футбол тубы тапшырдылар.

Яшь гвардиячеләр Апас укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тапшырды
apastovo.ru/

(Апас, 30 август, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апаста “Бердәм Россия"нең Яшь гвардия“ Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе вәкилләре “Патриотлык хәрәкәттә“ акциясе кысаларында балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырдылар. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

Әлеге акция кысаларында алар Апас мәктәбендә, универсаль спорт залында булды. Биредә шөгыльләнүче балалар белән очрашып, 19 волейбол һәм 12 футбол тубы тапшырдылар.

"Якынлашып килүче Белем бәйрәме уңаеннан “Бердәм Россиянең Яшь гвардия“ Бөтенроссия җәмәгать оешмасы тарафыннан махсус “Патриотлык хәрәкәттә“ акция оештырылды. Әлеге акция кысаларында без республика районнарында булып, мәктәп кирәк-яраклары тапшырабыз", - диде “Бердәм Россиянең Яшь гвардия“ Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Виталий Климонскис.

news_right_1
news_right_2
news_bot