news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь галимнәр тикшеренү эше нәтиҗәләре белән таныштырачак

2-3 апрельдә Казанда “Медицинада яшь галимнәр” исемле XV Бөтенроссия юбилей фәнни-гамәли конференциясе узачак

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 2-3 апрельдә Казанда “Медицинада яшь галимнәр” исемле XV Бөтенроссия юбилей фәнни-гамәли конференциясе узачак. Чара ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм , Казан дәүләт медицина университеты тарафыннан оештырыла.
Казан дәүләт медицина университетыннан хәбәр ителгәнчә, конференциянең максаты – медицина өлкәсендә тикшеренүләр алып баручы яшь галимнәргә үз эшләре нәтиҗәләрен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирү, аларның эшен координацияләү, берләштерү, фәнни һәм профессиональ дәрәҗәләрен күтәрү.
Форумда акушерлык һәм гинекология, аллергология, анестезия һәм реанимация, гигиена, балалар хирургиясе, йогышлы авырулар, медицина генетикасы, микробиология, неврология, онкология, сәламәтлек саклау өлкәсен оештыру, офтальмология, педиатрия, стоматология, терапия, фармакология, травматология, фармация, биологиянең фәлсәфи мәсьәләләре, нигез, гуманитар фәннәр, хирургия, психиатрия һәм башка юнәлешләр буенча чыгышлар тыңланылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot