Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшь галимнәр арасында 2013 елга стипендияләргә, грантларга, республика премияләренә заявкалар кабул ителә
Моның өчен конкурслар узу шарт
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Яшь галимнәр арасында 2013 елга стипендияләргә, грантларга, республика премияләренә заявкалар кабул итү эшләре бара.
Аерым алганда, ТР Фәннәр академиясе президиумы карамагындагы грантлар һәм премияләр буенча комитеты игълан иткәнчә, республиканың яшь галимнәренә дәүләт ярдәме күрсәтү йөзеннән, киләсе елга яшьләрнең фәнни грантлар һәм республика премияләренә конкурста катнашуга заявкалар кабул ителә. Заявкалар 30 ноябрьга кадәр әлеге академия канцеляриясендә (Казан ш., Бауман ур., 20 нче йорт, 114 нче бүлмә) кабул ителә (тел.: 292-02-72), ә заявканы формалаштыру өчен әлеге академиянең фәнни-оештыру бүлегенә (306 нчы бүлмә; тел.: 292-57-82) мөрәҗәгать итәргә була.
ТР Фәннәр академиясеннән алынган белешмә буенча, грантлар өчен конкурс 20 фәнни юнәлеш буенча игълан ителгән, премия өчен – 12. Аларда исә 35 яшькә кадәрге яшь галимнәр һәм (яки) 5тән артмаган кешелек яшь гыйльми коллективлар катнаша алар, гомумән, алар буенча таләпләр шушы төп оешманың сайтында бирелгән. Конкурс шартларында әйтелгәнчә, проектлар дәүләт бюджеты яки башка фондлар финанслый торган эшләрне кабатламаска тиеш. Элек Дәүләт премиясенә лаек булган хезмәтләр дә, шулай ук, конкурска кабул ителми.
Аларыннан тыш, “Татар-информ” алдан хәбәр биргәнчә, РФ Президенты карамагындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте фәннәр академиясенең Гуманитар тикшеренүләр үзәге (ЦГИ РАНХиГС) яшь галимнәр арасында “Карамзин стипендияләре-2012” конкурсы оештыра. 29 октябрьда башланган конкурста катнашырга теләүчеләрдән заявкалар 10 декабрьга кадәр karamzinefellowship@gmail.com адресы буенча электрон юл белән кабул ителә.
Конкурс мәгълүм Михаил Прохоров фонды ярдәмендә үткәрелә, чөнки җиңүчеләрнең 2013 нче календарь ел дәвамында Гуманитар тикшеренүләр үзәгендә стажировка узу мөмкинлеге күздә тотыла. Гомумән алганда, конкурс яшь галимнәрне әлеге үзәктә коллектив фәнни проектларда катнаштырып, вакытлыча (6 айга) эшләргә чакыруны, яшь тикшеренүчеләргә хезмәтләренең хәлиткеч чорында Мәскәүнең үсештәге фәнни үзәгендә булып, фәндәге киләчәгенә элемтә урнаштырып калу мөмкинлеге бирүне максат итә. Шуңа күрә, конкурсантларга чикләүләр куелган: анда 40 яшькә кадәр булган РФ гражданнары һәм салым резидентлары катнаша ала, һәм ул программа китабын бастырырга әзерләнгән фән кандидатларына (яки PhD), кандидатлык диссертациясен язып тәмамлый торган аспирантларга йөз тотып төзелгән.
Конкурсның гомуми грант фонды - 4 788 000 сум, 1 стажерга - 478 800 сум. Аны отканнар шушы Гуманитар тикшеренүләр үзәгендә 1 генә тапкыр стажировка уза ала, диелә үзәкнең http://www.hrc.ane.ru/tenders/ рәсми сайтындагы игъланында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз