news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь гаиләләрнең 21 млн сумнан артык акчасын үзләштерүче җинаятьче хөкем ителгән

Ул социаль ипотека һәм яшьләр төзелеше программалары буенча чиратсыз фатир алырга булышасына ышандырып, 30дан артык гаиләне алдаган

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Чаллы шәһәр суды 62 яшьлек Светлана Тимкачевага карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Ул яшь гаиләләргә карата мошенниклык кылуда гаепләнә, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

Судта С.Тимкачеваның 2011 елның апреленнән 2015 елның октябренә кадәр социаль ипотека һәм яшьләр төзелеше программалары буенча чиратсыз фатир алырга булышырга ышандырып, 30дан артык гаиләне алдавы ачыкланган. Үз хезмәте өчен ханым 200 меңнән 2 млн сумга кадәр акча алган. Ул аларны үз өстенә алган бурычларны үтәмичә генә, кесәсенә салып куйган. Зыян күрүчеләр арасында - Чаллы һәм Казанда яшәүчеләр. Аларга килгән зыян 21 млн сумнан артып киткән.

С.Тимкачева китергән зыянны өлешчә түләгән. Тикшерү барышында аның милкенә (җир кишәрлегенең яртысы һәм йорт) арест салынган.

Дәүләт гаепләүчесе фикерен истә тотып, суд аны 3,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем ителүче суд залында кулга алынган.

Элегрәк, 2012 һәм 2014 елларда Тимкачева шундый ук җинаятьләр өчен хөкем ителеп, штрафка тартылган булган.

(Гөлшат Ганиева тәрҗемәсе).

news_right_1
news_right_2
news_bot