news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь гаиләләргә җирне сәүдәләшүсез генә бирү турында Җир кодексына үзгәрешләр тәкъдим ителә

Закон проекты Дәүләт Советына кертеләчәк, диде Әгъзәм Гобәйдуллин.

Яшь гаиләләргә җирне сәүдәләшүсез генә бирү турында Җир кодексына үзгәрешләр тәкъдим ителә
Ильнар Тухбатов

(Буа,  28 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән берлектә ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектын әзерләгән. Әлеге үзгәрешләр яшь гаиләләргә җир биләмәләрен сәүдәләшүсез генә бирүне күздә тота. Бу хакта бүген Буа районында ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте. Халыкның эшлеклелеген күтәрүгә багышланган семинар-киңәшмәдә ул законнарны камилләштерү буенча зур эш башкарылганын билгеләп узды.

“Ташламалы шартларда торак төзелешенә җир участокларын алу хокукына ия булган кешеләр исемлеген киңәйтү турында тәкъдимнәр әзерләнде. Якын арада, килештерү процедуралары үтелгәч, закон проекты Дәүләт Советына кертеләчәк”, - диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Ул, шулай ук, сукбай хайваннарны тоту мәсьәләсе кискен торуын билгеләп узды. “Муниципалитетларга бу эшкә каралган акча җитәрлек түгел, шуңа күрә хәзер финанс чараларын җитәрлек күләмдә исәпләү методикасын үзгәртү буенча тәкъдимнәр эшләнә”, - дип белдерде Ә.Гобәйдуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100