news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында закон проекты икенче укылышта кабул итәргә әзерләнгән

Яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында закон проекты икенче укылышта кабул итәргә әзерләнгән

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Бүген парламентның Социаль сәясәт комитеты утырышында “Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме турында” ТР Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында закон проектын карап, аны ТР Дәүләт Советының булачак сессиясендә икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Әлеге закон проектында һәр яшь гаиләгә дәүләт ярдәме күләмен ике тапкыр арттырып, 300 меңгә җиткерү каралган.

Закон проектында яшь гаиләләргә дәүләт ярдәмен кайтарулы, ташламалы һәм вакытлыча бирелгән нигезләрдә гамәлгә ашыру ниятләнә. Торакны сатып алу-сату килешүе фатир өчен түләүне 300 мең сумгача күләмдә 15 елга кичектерү, мәҗбүри беренчел взносны кертү (торак бәясеннән 20 проценттан да ким түгел) һәм яшь гаилә тарафыннан үз йөкләмәләрен үтәү гарантияләрен бирү шартларында төзелә.

Законның гамәлдә булуы ТР халкына гына мөнәсәбәтле булсын өчен закон проектында дәүләт ярдәмен алу өчен мәҗбүри шарт каралган – РФ гражданлыгы һәм республика территориясендә даими теркәлү булу.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100