Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Яшь гаиләләр эше” буенча суд тыңлауларын чираттагы мәртәбә кичектерделәр
“Яшь гаиләләр эше” буенча суд тыңлауларын чираттагы мәртәбә кичектерделәр
(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Наталья Топал). Кичә Казанның Мәскәү районы судында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгына һәм “Татарстанның яшьләр төзелеше берләшмәсе” иҗтимагый оешмасына дәгъва биргән 14 яшь гаилә – “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасында катнашучылар һәм Энергетиклар урамындагы 18нче йорттагы фатирларның инвесторлары эше буенча йомгаклау рәвешендәге суд узарга тиеш иде. Дәгъваның гомуми суммасы 7 миллион сумнан артык тәшкил итә.
Әлеге эш буенча суд тыңлауларының вакытын кичектерүнең сәбәбе шунда – ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы ТР Казначылык департаменты урынына суд каравына ТР буенча Федераль казанчылык идарәсен җәлеп итү таләбе белән чыккан. Яшь гаиләләр фикеренчә, түрәләр суд процессын ачыктан-ачык озакка сузарга тырыша.
37 яшь гаилә моннан дүрт ел чамасы элек “ТР яшьләр төзелеше берләшмәсе” иҗтимагый оешмасы белән төзелеш турындагы килешүгә кул куйган. 2003 елның сентябрь аенда бу гаиләләр фатирларның тулаем бәясен үз кесәләреннән түләгән һәм Энергетиклар урамындагы 18нче йорт төзелешенә 13 миллионнан сумнан артык инвестиция керткән. 2004 елның көзендә алар яңа йортка күчәргә тиеш булсалар да, әле бүгенге көндә дә йорт файдалануга тапшырылмаган.
Инициатив төркем белән соңгы очрашуда ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы вәкилләре йортка бәйле вәзгыять намуссыз генераль подрядчы – “АДА” ябык акционерлык җәмгыяте (генераль директоры – Сергей Осадчий) аркасында хәл ителә алмый дип белдерде. Яшь гаиләләр “АДА” ябык акционерлык җәмгыяте белән дә, аның генераль директоры Сергей Осадчий белән дә бернинди килешү төземәгән. Шунлыктан судка мөрәҗәгать итүчеләр эш яңадан тупикка килеп терәлде дип саный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз