news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшәгән урында хәрби хисапка басу турында закон кабул ителде

Гражданнарны хәрби хисапка кую процедурасын җиңеләйтү өчен, законга төзәтмәләр кертелде.

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия Дәүләт Думасы фактта яшәгән урында хәрби хисапка басу мөмкинлеге булдыру турында законны өченче укылышта кабул итте. Бу турыда Думаның рәсми сайтында хәбәр ителә.

"Әлеге закон буенча, яшәү яки яшәп тору урынында регистрациясе булмаган гражданнарга фактта яши торган урында хәрби хисапка басу бурычы йөкләнә", - диелгән Дәүләт Думасы хәбәрендә.

Законга төзәтмәләр гражданнарны хәрби хисапка кую процедурасын җиңеләйтү өчен эшләнә. Моңа кадәр хәрби хисапка рәсми теркәлгән яшәү урынында яки яшәп торган урында гына теркәлеп була иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot