news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яшәү чыганагы — газ!» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды — исемлек

Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

«Яшәү чыганагы — газ!» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды — исемлек

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген «ГазпромТрансгазКазан» белән берлектә оештырыла торган «Яшәү чыганагы — газ!» дип исемләнгән бәйгегә йомгак ясадылар һәм бәйгенең җиңүчеләрен тәбрикләделәр.

Быел бәйгегә 130дан артык эш килгән. «Язмалардан „Газпром трансгаз Казан“ оешмасында эшләүче бик күп шәхесләр белән таныштык. Күпчелек бала үзләренең ата-аналары, газны куллану ысуллары турында язган. Үзебезгә файдалы мәгълүмат алдык. Кайбер номинацияләрдә сыйныфлары белән катнашучылар булды», — ди «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин.

Илназ Фазуллин балаларның матбугатта үзләрен иҗади яктан таныта алуын әйтте. «Күбесе үзләренең хикәяләрен, шигырьләрен „Ялкын“да бастырып, иҗат әһелләренә әйләнә. Бәйгедә катнашкан балалар да бу юнәлешне дәвам итә. „Газпром трансгаз Казан“ оешмасы белән хезмәттәшлек итүгә шатбыз», — диде ул.

«Газпром трансгаз Казан» оешмасының матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Айрат Зиннуров балаларга һәм «Ялкын» журналы редакциясенә оешма директоры Рөстәм Усманов исеменнән рәхмәтен җиткерде.

«Балачакта мин үзем дә „Ялкын“ журналын яратып укый идем. Хәзер дә кулыма эләксә, башыннан ахырына кадәр карап чыгам. Мәктәптә фәннәрне укып бару гына этәргеч бирми, бу бәйгедә, димәк, омтылышы булган балалар катнаша. Мондый бәйгеләрдә катнашканда алар күбрәк әдәбият та укый, белем туплый», — диде Айрат Зиннуров.

Җиңүчеләр исемлеге.

Текст номинациясе, инша юнәлеше: I урын — Әдилә Закирова;

II урын — Илдан Сибгатуллин;

III урын — Булат Саттаров;

Кызыксындыру бүләге — Данияр Мөхәммәтшин.

Текст номинациясе, проза юнәлеше

I урын — Гөлназ Әхмәдиева;

II урын — Ильвина Васильева;

III урын — Рәис Сафиуллин;

Кызыксындыру бүләге — Айлия Һаҗиева.

Текст номинациясе, шигырь юнәлеше:

I урын — Алинә Солтанова;

II урын — Зилә Габдрахманова;

III урын — Алия Нурисламова;

Кызыксындыру бүләге –Азалия Зиннәтуллина.

Фәнни эш номинациясендә махсус бүләк: Ләйсән Зиннәтуллина

Комикс номинациясе. I урын — Рүзәл Шәмсевәлиев, Арча районы Ташкичү гомуми белем бирү мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары;

II урын — Илзирә Хәсәнова, Валентина Георгиева;

III урын — Алия Латыйпова, Зәйнәп Харрасова.

Кызыксындыру бүләге — Рүзәл Мусин.

Видео номинациясе. I урын — Азалия Сибәтова, Буа районы 1нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары;

II урын — Зәринә Сибәгәтова;

III урын — Айдар һәм Айгиз Шамсовлар.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Номинацияләр:

1. Текст. Әлеге номинациядә язма рәвештә әзерләнгән төрле форма һәм жанрдагы эшләр кабул ителә. Әкиятме, хикәяме, шигырьме, мәкаләме, әңгәмәме — барысы да шушы номинация кысаларында бәяләнә.

2. Видео. Катнашучылар ТикТокта яки Инстаграмда видеороликлар урнаштыра. Ул бер яки берничә роликтан торган цикл була ала.

3. Комикс. Бу номинациядә комикс ясарга кирәк булса да, креатив итеп тәкъдим ителгән фоторепортажлар да, аерым бер рәсемнәр дә булырга мөмкин.

Барлык номинацияләрдә дә эшләр төп теманы ачарга тиеш булган: газ сәнәгатендә куркынычсызлык, экология һәм яңа технологияләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100