news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь белгечләрнең 75 проценттан артыгы ярты ел дәвамында эшкә урнашкан

Россия яшьләр хезмәт базарында эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе шактый югары, ди белгечләр.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Югары уку йортларын тәмамлаучыларның 75 проценты вузны тәмамлаганнан соң ярты ел дәвамында эшкә урнашкан. Югары белемле чыгарылыш укучыларының эш белән тәэмин ителеше агымдагы ел башына 75,3 процент тәшкил иткән. Бу турыда Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2018 елда урта һөнәри белемле чыгарылыш укучылары арасында эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе югары уку йортлары чыгарылыш укучылары белән чагыштырганда түбәнрәк булды һәм 61,6 процент тәшкил итте», - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Уку йортларын тәмамлаучыларның күбесе алган белгечлек буенча беренче эшкә урнаша. Әйтик, 2015-2017 елларда югары уку йортларын тәмамлаучылар арасында белгечлек буенча 71 процент эшкә урнаштырылган. Урта һөнәри белемле чыгарылыш сыйныф укучыларына килгәндә, алынган һөнәр буенча беренче эшкә 60 процент эшкә урнаштырылган.

«Гомумән алганда, Россия яшьләр хезмәт базарында эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе шактый югары. Кагыйдә буларак, чыгарылыш сыйныф укучыларының бер өлеше уку вакытында ук эшкә урнаша, шуңа күрә алар белем бирү учреждениесен тәмамлаганда эшле була инде», - диде Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты эксперты Галина Антонова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100