news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь башкаручыларны «Татар моңы» халыкара конкурсында катнашырга чакыралар

15 март көнне Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» XI Халыкара телевизион конкурсының сайлап алу туры узачак.

(Казан, 5 февраль , «Татар-информ»). Яшь башкаручыларны «Татар моңы» халыкара конкурсында катнашырга чакыралар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

15 март көнне Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» XI Халыкара телевизион конкурсының сайлап алу туры узачак.

Конкурс өч елга бер тапкыр үткәрелә. Анда катнашу өчен Мәскәү төбәгендә яшәүче 17 яшьтән 35 яшькә кадәрге башкаручылар чакырыла. Конкурста «Солист-вокалист» - академик вокал һәм халык җыры юнәлешләре; «Солист- инструменталист» номинацияләре бар. Бәйге өч турда үткәрелә. Беренче сайлап алу туры - төбәк туры була. Икенче һәм өченче турлар Казанда «Яңа гасыр» телеканалының туры эфирында трансляцияләнә. Икенче тур җиңүчеләрен ачык тавыш бирү юлы белән жюри әгъзалары билгелеячәк, алар финалга үтә.

Өченче турда туры эфирда тамашачылар симпатиясе призы җиңүчесе билгеләнәчәк (интерактив тавыш бирү юлы белән).

Сайлап алу турында катнашырга теләүчеләргә анкеталарны 10 мартка кадәр Nailya.Akmaeva@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк .


news_right_1
news_right_2
news_bot