news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь артистлар “Казан хәзинәләре” мюзиклы тәкъдим итә

Мюзиклны куючы режиссерлар әйтүенчә, бу — алар кайчандыр гашыйк булган заман Казанына мәдһия

 (Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда, яшь артистлар катнашында, беренче тапкыр “Казан хәзинәләре” мюзиклы тәкъдим ителәчәк. Аның премьерасы 30 ноябрь көнне Болактагы Яшьләр театрында булыр дип көтелә.

Байлык эзләү һәм дуслык табу, мәхәббәтле һәм сәнгатьле булу тарихы хәзерге заманда дөньяның кыйммәтләре хакында уйланырга ярдәм итә һәм үз-үзеңнән көлү мөмкинлеге бирә.

 

Мюзиклның режиссерлары Дмитрий һәм Карина Булычевлар сүзләренчә, бу — кайчандыр алар гашыйк булган, заманча Казанга мәдһия. Аларның идеясен, спектакльнең декорацияләре һәм костюмнары өстендә эшләгән ТР Рәссамнар берлеге әгъзалары Юрий, Татьяна һәм Ольга Бердниковалар, Әлфия Ильясова-Саргин да күтәреп ала.

Мюзиклдагы рольләрне Болактагы Яшьләр театры каршында оештырылган “Дети на радуге” театр студиясендә шөгыльләнүче балалар башкара, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot