news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшен вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәртә

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе пәнҗешәмбе көнгә шторм кисәтүе игълан итте. Бу көнне республика территориясендә яшенле, бозлы, яңгыр, көчле җил көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә искәртүләренчә, һава торышы начар вакытта юлларда су җыелырга мөмкин, алар аркасында хәрәкәт акрынаю һәм юл-транспорт һәлакәтләре чыгу ихтималы бар. Шулай ук агачлар аварга, электр линияләре өзелергә, бина түбәләре, реклама конструкцияләре җимерелергә мөмкин. Һава торышы начар булган вакытта яшен үткәргечләр белән җиһазландырылмаган объектларны яшен сугарга мөмкин.

Шуңа бәйле рәвештә, урамда йорт кәрнизләреннән, реклама такталарыннан, электр тапшыру линияләреннән ераграк урында булыгыз. Нык булмаган корылмалар һәм иске агачлар янында тормагыз, алар янында машиналарыгызны калдырмагыз.

Кече судно хуҗаларына суга чыгар алдыннан һава шартларының начараюн исәпкә алырга, бигрәк тә җил көче һәм дулкын биеклеге белән бәйле чикләүләргә игътибар итәргә кирәк. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot