news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшен, җил һәм +25 градуска кадәр җылылык: Татарстанга июль һава торышы кайта

Дүшәмбе, 17 июльдә, тотрыксыз һава торышына карамастан, температура күтәрелүен дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава саклана. Көндез төбәк территориясенең күпчелек өлешендә кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан исәчәк җилнең тизлеге яшен вакытында секундына 16-21 метрга җитәчәк дип фаразлана.

Көндез һава температурасы +20..+25 градуска кадәр җылыначак (Казанда +23.. +25 градуска кадәр), дип хәбәр итә метеорологлар.

Сишәмбе һәм чәршәмбе көнне, 18 һәм 19 июльдә, республикада кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле тотрыксыз һава торышы сакланччак дип көтелә. Көндез +28 градуска кадәр җылыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100