news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннең Юдино балалар бакчасында сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр өчен төркем ачыла

Яшел Үзәннең Юдино балалар бакчасында сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр өчен төркем ачыла
Фото: https://yashel-uzan.ru/

Яшел Үзән районы Юдино бистәсендә балалар бакчасында сәламәтлеге мөмкинлекләре чиклеләр өчен беренче төркем барлыкка киләчәк. Казан мэриясендә хәбәр итүләренчә, анда 12 бала йөри ала. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

Төркем 62нче «Тургай» балалар бакчасында була, биредә декабрь аенда капиталь ремонт тәмамланган.

Биредә 10 төркем ачылган, шуларның сигезе 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балалар өчен була. Шулай ук, яңартудан соң биредә музыка һәм физкультура заллары, инженерлык, юл хәрәкәте иминлеге бүлмәләре, уку сыйныфы, күп функцияле һәм логопед кабинетлары ачылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100