news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәннең «Васильево» шифаханәсе Россиядә иң яхшысы дип табылды

Яшел Үзәннең «Васильево» шифаханәсе Россиядә иң яхшысы дип табылды
Фото: https://yashel-uzan.ru

Яшел Үзәннең «Васильево» шифаханәсе Россиядә иң яхшысы дип табылды. Ул «Здравница-2024» XXIII Бөтенроссия форумында өч номинациядә җиңү яулаган. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

«Васильево» шифаханәсе «Анимацион-ял итү эшчәнлеген оештыру буенча иң яхшы шифаханә», «Медицина реабилитациясе буенча иң яхшы шифаханә» һәм «Сәламәтләндерү һәм дөрес туклануны оештыру буенча иң яхшы шифаханә» номинацияләрендә алтын медаль алды.

«Васильево» шифаханәсе тарихы XIX гасыр ахырыннан башлана. Биредә үз вакытында Муса Җәлил, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Әхмәт Фәйзи ял иткән. Хәзерге вакытта шифаханәдә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, актерлар Илья Славутский һәм Михаил Пуговкин һ.б. сәламәтлеген ныгыткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot