news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәннең Васильево пыяла заводы 172 миллион сумга сатылды

Яшел Үзәннең Васильево пыяла заводы 172 миллион сумга сатылды
"Яшел Үзән"

Яшел Үзәннең Васильево пыяла заводы 172 млн сумга сатылды. Сатуларны «Россия аукцион йорты» АҖ оештырды. Заводны шәхси инвестор сатып алганлыгы билгеле.

Предприятиенең мәйданы 15 гектар тирәсе, җитештерү-склад биналары булган гомуми мәйданы 27,9 мең кв.м., үсеш алган логистика тимер юллар һәм Иделгә чыгу урыны бар. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

«Рәсмиләштерү процедуралары тәмамланганнан соң, без инвестор белән бу мәйданчыкны ничек үстерергә икәнлеге турында уйланачакбыз. Анда кызыклы производство барлыкка килер. Бәлки, тарихка кире кайтырга һәм пыяла савытлар җитештерә башларга да мөмкин булыр», - диде Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.

Искәртик, Васильево пыяла заводы 2019 елның августында Татагропромбанк исеменнән Кертемнәрне иминиятләштерә агентлыгы дәгъвасы буенча банкрот дип танылды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot