news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә полиэтиленнан тент тукыма җитештерә торган завод ачылды

Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә илебез сәнәгате тарихына керәчәк вакыйга булды. «Тарпика» компаниясе тантаналы рәвештә Россиядә полиэтиленнан тент тукыма җитештерүнең тулы циклы буенча беренче заводны ачты. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

Бу яңа җитештерү мәйданчыгы гына түгел – чын индустриаль алга китеш, дип белдерелә хәбәрдә.

Биредә заманча җитештерү комплексы территориясендә бөтен процесс бер урында оештырыла.

Моннан тыш, яңа заводта дистәләгән яңа эш урыннары, инфраструктурага инвестицияләр тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot