news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннең Түбән Урысбага җирлеге башлыгы көтүче булып эшләп торган

Яшел Үзәннең Түбән Урысбага җирлеге башлыгы көтүче булып эшләп торган
"Яшел Үзән"

Яшел Үзәннең Түбән Урысбага җирлеге башлыгы, Бәчек авылы имамы Хәйдәр Сибгатуллин социаль челтәрләргә табигатьтә һәм сыерлар арасында чыбыркы тотып төшкән фотолар куйган. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

«Беләсез бит инде, көтүчене хәзер көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый торган замана. Әйе, ул хезмәт беренче карашка гына бик җиңел кебек, ә чынлыкта җаваплы да, авыр да, көне буе аяк өстендә. Шуңа да авылда Рузалия һәм Рәмис Шакировлар иң хөрмәтле кешеләр. Менә үзен ярты гына көн алыштырып торырлык та кеше табып булмый. Мондый бик кирәк очракларда Ярхәм абый чыга торган иде, бу юлы ул да авырыбрак торгач, чыбыркыны үз кулыма алырга булдым», – дип уртаклашты ул.

«Искиткеч матур көз көнендә рәхәтләнеп табигатькә чыгарга вакыт каян табасың әле? Күптән хыяллана идем шулай кыр үләннәреннән чәйләр кайнатып эчәргә, тирә-юньнәрне карап кайтырга, менә җае чыкты. Капкаларга ризыгымны төйнәдем дә чыгып киттем. Көтү көтмәгән кешеләр түгел бит инде без! Дөресен генә әйткәндә, бөтен күңелем белән ял итеп кайттым, ярты көн генә булса да җитәкчелек мәшәкатьләреннән арынып тордым», – дип сөйләгән ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100