news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннең Татар Танае авылында яшәүче хатын-кызлар хәрбиләр өчен токмач кискән

Яшел Үзәннең Татар Танае авылында яшәүче хатын-кызлар хәрбиләр өчен токмач кискән
Фото: http://yashel-uzan.ru

Яшел Үзәннең Татар Танае авылының уңган апалары, кызлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен мәдәният йортына җыелып токмач кисте. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

«Хөрмәтле кызлар, ханымнар! Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Ару - талу белмәс аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын, гаиләләрегез, үзегез сәламәт булып имин тормышта яшәргә язсын. Шушы матур дөньяларыбыз тынычлансын иде, һәрбер киткән егетләребез сау-сәламәт әйләнеп кайтсалар иде дигән теләктә калабыз! Әле бу соңгы очрашу булмас дип уйлыйбыз. Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхатуллин белән, гуманитар ярдәмне тиешле урынга илтеп тә тапшырдык», - дип яза Татар Танае мәдәнтят йорты мөдире Миләүшә Акмалова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100