news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә балалар сәнгать мәктәбе һәм бассейн төзергә җыеналар

Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә балалар сәнгать мәктәбе һәм бассейн төзергә җыеналар
"Яшел Үзән"

Яшел Үзән районы башлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән берлектә Осиново бистәсендә булды. Анда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча яңа күп профильле поликлиника төзелә. Медицина учреждениесе янында мәдәният һәм спорт учреждениеләре төзү дә планлаштырыла.

Якты матур төсләргә буялган бина, уңайлы территория – яңа поликлиника балалар һәм өлкәннәргә хезмәт күрсәтәчәк. Биредә ашыгыч медицина ярдәме станциясе, көндезге стационар, даруханә һәм балалар өчен сөт ризыклары өләшү пункты урнаша. Бу хакта район Советы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Яшел Үзән» хәбәр итә.

Анда клиник-диагностика лабораториясе дә була. Әгәр элек биоматериалларны тикшерү өчен Васильево һәм Яшел Үзәнгә илткәннәр булсалар, хәзер кирәкле манипуляцияләрне урында үткәреп булачак.

«Безнең өчен бу мөһим проект, аны гамәлгә ашыру республика җитәкчелеге ярдәмендә мөмкин булды. Осиновода яшәүчеләр саны елдан-ел арта. Бүген биредә 18 меңгә якын кеше яши. Безнең бурыч – социаль инфраструктура булдыру һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Бу бина Яшел Үзән районында иң заманча поликлиникаларның берсе булачак. Шулай ук медицина хезмәткәрләре өчен торак һәм социаль инфраструктура объектлары – балалар сәнгать мәктәбе һәм бассейн төзү планлаштырыла, – диде Михаил Афанасьев.

Поликлиникаеы быел файдалануга тапшырырга уйлыйлар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100