Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәннең Олы Яке авылында «Чалгы чыңы серләре» дип аталган мастер-класс үткәргәннәр

Яшел Үзән районының Олы Яке авылында «Чалгы чыңы серләре» дип аталган мастер-класс үткәргәннәр. Бу хакта «Яшел Үзән» сайты яза.
Татар халкы элек-электән тырыш булган һәм печән чабу, җыю авылның иң күңелле эшләренең берсе булып саналган. Хәзер исә барысы да җиңеләйтелде, бөтен эшләрне диярлек техника башкара һәм бу йолалар, гореф-гадәтләр үз кыйммәтен югалта бара, халык арасында онытыла, диелә хәбәрдә.
«Бу күренешне булдырмас өчен, без «Чалгы чыңы серләре» темасына мастер-класс оештырырга булдык. Чалгыны ничек итеп кайрарга, печәнне дөрес итеп чабарга һәм шулай ук тырма белән җыю серләренә төшендек. Бу чара һәр бала өчен кызыклы булды, шулай ук үзләре дә мастер-классларда актив катнашты», - дип сөйләгән Олы Яке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз