news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәннең Норлат урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу булды

Яшел Үзәннең Норлат урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу булды
Фото: http://yashel-uzan.ru/

Яшел Үзән районы Норлат урта мәктәбендә Чечня сугышы ветераны, махсус хәрби операциядә катнашучы Роман Абрамов белән истәлекле очрашу булды. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

Роман Норлат балалар йортында тәрбияләнде. Соңыннан Норлат мәктәбендә укып чыкты. ПТУда һөнәр алып, Казанда заводта эшләде. 2022 елда мобилизация белән махсус хәрби операциягә китте. Норлатта хатыны Евгения, ике кечкенә баласы яши. Хәрби үзенең сугышчан юлы турында сөйләде, балаларның күп сорауларына җавап бирде.

Укучылар батырга Яңа ел открыткалары, хатлар, чәчәк бәйләме, халкыбызның милли ризыгы - чәкчәк бүләк итте.

«Чын патриот белән очрашу тирән эчтәлекле, истәлекле булды. Барыбызның бер теләк: хәрбиләр исән-сау туган илгә, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде», диелгән хәбрәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot