news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәннең Норлат мәктәбендә «Татар кызы - 2023» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Яшел Үзәннең Норлат мәктәбендә «Татар кызы - 2023» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
"Яшел Үзән"

Яшел Үзәннең Норлат мәктәбендә «Татар кызы - 2023» бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә һәр сыйныфтан бер кыз катнашты. Кызлар һәр биремгә иҗади якын килеп, үзләренең татар халык ашларын, ризыкларын, костюмнарын тәкъдим итте. Әдәби әсәрләрдән чыгышлар күрсәтте.

Алар интеллектуаль турда белемнәрен сынады. Кызларны яклап, сыйныфташлары сәламләде. Чара бик җылы һәм эмоциональ узды. Катнашучы кызлар һәрберсе номинацияләрдә җиңүче булды. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

Ә «Татар кызы - 2023» исеменә Нәфисә Закирова, Алинә Мөәминова, Гүзәл Сафина лаек булды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot