Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәннең Норлат мәктәбе укучылары Россиянең атказанган волонтеры белән очрашты

Яшел Үзән районы Норлат урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары Россиянең атказанган волонтеры Олег Ярмөхәммәтов белән очрашты. Ул үз машинасында махсус хәрби операция зонасына хәрбиләр өчен 20 тапкыр гуманитар йөк илткән. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында Роза Ягудина хәбәр итә.
Бу юлы Олег атакай мәктәп музеена фронт экспонатларын алып килде. Укучыларга ул фронтка волонтерлык ярдәменең мөһимлеге, хәрбиләр янына барудан үзенең тәэсирләре,яу кырының алгы сафларыннан алып кайткан экспонатлары турында сөйләде.
Олег Ярмөхәммәтов элек разведчик булган, сугышта яраланган, батырларча волонтерлык эшчәнлеге өчен ике медаль белән бүләкләнгән.
Укучылар кадерле кунакны бик кызыксынып тыңлады, күп сораулар яудырды, акыллы киңәшләр алды. Олег атакайны исә Туган як музее һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга багышланган Батырлык галереясе таң калдырды.
Очрашу ике якта да онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз