Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәннең Норлат балалар йортында тәрбияләнүче НТВ телеканалындагы бәйгедә катнаша
Яшел Үзәннең Норлат балалар йортында тәрбияләнүче Вероника Богданова НТВ телеканалындагы бәйгедә катнаша. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
«Ты супер!» Халыкара балалар вокаль конкурсы 2017 елдан НТВ телеканалында уздырыла һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнаша.
Хәзерге вакытта 2025 елның көзендә чыгачак тугызынчы сезонга әзерлек бара. Норлат балалар йортында тәрбияләнүче сайлап алу турының барлык этапларын уңышлы үтте. Август башында проектта катнашучыларны Мәскәүгә вокал буенча педагоглар белән индивидуаль дәресләр алыр өчен чакырдылар, шул исәптән Верониканы да.
- Вероника бик талантлы кыз, без ышанабыз, ул бу искиткеч конкурста уңышка ирешү өчен бөтен көчен куячак! – дип сөйли Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәйсә Миңнуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз