news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннең Норлат авылында хәрбиләргә багышланган Батырлык галереясе ачтылар

Яшел Үзәннең Норлат авылында хәрбиләргә багышланган Батырлык галереясе ачтылар
Фото: https://yashel-uzan.ru/

Яшел Үзәннең Норлат урта гомуми белем бирү мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларына багышланган Батырлык галереясен ачу тантанасы булды. Бу вакыйгага фронттан Норлат мәктәбен тәмамлаган подполковник Нәсим Таһиров кайткан. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

Митингта Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров, Норлат балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин, Әфган сугышы ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары, ветераннар советы әгъзалары, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы һәм «Халык фронты» волонтерлары катнашты.

Чараның беренче өлеше галерея ачылуга багышланса, икенчесендә кунаклар һәм укучылар кадерле кунак Нәсим Таһиров белән очрашып, аралашты.

Махсус хәрби операциядә 38 авыл егете катнаша, шуларның 32се - Норлат мәктәбен тәмамлаучылар, 6сы - Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр.

Стендлар әзерләүдә «Доброе дело» хәйрия фонды директоры, Норлат урта мәктәбен тәмамлаган Фидаил Шиһапов зур финанс ярдәме күрсәткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100