news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннең Норлат авылында хәйрияче призына турнир булды

Яшел Үзәннең Норлат авылында хәйрияче призына турнир булды
Фото: http://yashel-uzan.ru

Яшел Үзәннең Норлат авылында Илнар Заһидуллин призына турнир узды. Командалар матур, тамашалы уен күрсәтте һәм ахырга кадәр көрәште. Алар көне буе бер-берсе белән ярышты һәм финалга иң көчлеләр чыкты. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

Норлатның «Нур» командасы һәм Чувашиянең «Платина» командасы финалда очрашты. Безнең «Нур» командасы җиңү яулады. Урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урынны Нур (Төньяк Норлат), 2 урынны Платина (Чувашия, К озловка), 3 урынны Буа командасы алды.

Иганәче Илнар Заһидуллинга турнирны финанс яктан тәэмин иткәне өчен рәхмәт. Безнең белән булган һәм шундый күңелле атмосфера тудырган тренерларга, җанатарларга рәхмәт. Шулай ук, хөкемдарларга, секретарьларга һәм Элина Альбертовнага безгә бирелгән аппаратура һәм турнирны ачуы өчен рәхмәт. Директор Рамил Зиннәтуллинга спорт залы биргән өчен һәм пешекчеләр тәмле ризык белән сыйлаганнары өчен рәхмәт, - дип фикерләрен җиткерә спортчы кызлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100