news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәннең Норлат авылы халкы хәрбиләргә генераторлар сатып алган

Яшел Үзәннең Норлат авылы халкы хәрбиләргә генераторлар сатып алган
Фото: https://yashel-uzan.ru/

Яшел Үзәннең Норлат авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга генераторлар сатып алганнар. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында Роза Ягудина яза.

«Игелекле якташларыбызга ярдәмнәре, аңлаулары, ышанычлары өчен зур рәхмәт! Алар бер тәүлек эчендә хәрбиләрнең ашыгыч үтенече буенча генераторлар сатып алуга 119300 сум акча җыйды. 2 генераторга заказ бирдек, 4 март көнне алар махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк», – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot