news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннең Кече Шырдан авылында Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган тантана булды

Яшел Үзәннең Кече Шырдан авылында Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган тантана узды. Әлеге зур датага Кече Шырдан 10 ел дәвамында әкренләп әзерләнде. Моның өчен Асия Гобәйдуллина бик зур көч куйды. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

Чарада Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Камәрия Хәмидуллина, Казан, Яшел Үзән, Чаллы шәһәрләреннән килгән башка кунаклар катнашты.

Һәр чыгыш ясаучы Каюм Насыйриның күпкырлы иҗатын, татар дөньясында тоткан урынын, бөеклеген раслады. Шулай ук галимнең исемен популярлаштыру, киң җәмәгатьчелеккә танытуда Асия Гобәйдуллинаның өлеше югары бәяләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100