news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәннең Кече Шырдан авылында Каюм Насыйри истәлегенә Коръән ашы уздырганнар

Яшел Үзәннең Кече Шырдан авылында Каюм Насыйри истәлегенә Коръән ашы уздырганнар. Һәр елны авылдашлар К.Насыйриның бакыйлыкка күчкән көнен Коръән мәҗлесе белән искә ала. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

20 августта бөек мәгърифәтчебезнең вафатына 123 ел була. «К.Насыйриның туган җирен торгызу фонды» оештырган бу чара, галимнең исемен, аның татар халкы өчен куйган бәяләп бетермәслек зур хезмәтен мәңгеләштерүдә башкарылган эшнең чираттагысы.

Искә алу чарасы Каюм баба рухына Коръән уку һәм чәй мәҗлесе белән дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot