news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәннең Акъегет мәдәният йортында татар халык ашларын пешерергә өйрәнгәннәр

Яшел Үзәннең Акъегет мәдәният йортында татар халык ашларын пешерергә өйрәнгәннәр
Фото: yashel-uzan.ru

Бүген — Бөтендөнья татар ашлары көне. Бу бәйрәм татар аш-суы легендасы Юныс Әхмәтҗановның туган көнендә билгеләп үтелә. Ул халкыбызның онытылып барган рецептларын җыючы һәм милли кухнябызны дөньяга танытучы.

Яшел Үзән районының Акъегет мәдәният йортында да гореф-гадәтләрне саклыйлар, дип яза «Яшел Үзән» сайты. «Мастер шеф» түгәрәгенә йөрүче кызлар иң тәмле милли ризыкларны: өчпочмак, гөбәдия, кыстыбый һәм кош телен пешерергә өйрәнгән.

«Кызларымның тырышлыгына сокланам! Милли ашларыбыз һәрвакыт өстәлләребезнең күрке булсын», – дип яза Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.

news_right_1
news_right_2
news_bot