news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре Казанда экскурсиядә булды

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре Казанда экскурсиядә булды
"Яшел Үзән"

Яшел Үзәннең Норлат авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әни­ләре, «Халык фронты» волонтерлары республика башкаласына экскурсиягә барды.Шулай итеп, азга гына булса да, борчу-мәшәкатьләрне онытып, күңелләре белән ял итәргә мөмкинлек тудырылды. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

Сәфәрне Казанның «Игелекле эш» хәйрия фонды җитәкчесе Фидаил Шиһапов оештырды.🙏

Алар Казан Кремле территориясендә булды, «Кол-Шәриф» мәчетендә күмәк намаз укыды. Кәрим Тинчурин исемендәге театрда «Син бит минем бергенәм» спектаклен карады. Театр кафесында тәмләп төшке аш белән тукланды. Сәяхәт һәркемдә искиткеч уңай тәэсирләр калдырды.

Экскурсиядә барлыгы 40 кеше катнашты. Катнашучылар Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанась­евка чараны оештыруда һәм автобус бирүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәтен белдерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot