news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннән махсус операциягә 125 миллионлык гуманитар йөк җибәрелгән

Татарстанның Яшел Үзән районыннан махсус операция хәрбиләренә, Лисичанск һәм Рубежное халкына 125 миллион сумлык 246 тонна гуманитар ярдәм җибәргәннәр. Бу хакта район башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Михаил Афанасьев партиянең халык программасын тормышка ашыру комиссиясенең күчмә утырышында әйтте.

«Махсус операция хәрбиләренә ярдәм итү – эшебезнең иң өстенлекле юнәлешләренең берсе. Райондагы һәр авылда волонтер җәмгыятьләре эшли, аларның иң зурлары Васильево, Осиново, Норлат, Большие Ключи авылларында һәм Яшел Үзәндә», – дип сөйләде ул.

Мәсәлән, Норлат авылы халкы махсус операция хәрбиләре өчен 24 төр эшләнмә җитештерә, плащ-палаткалар, маскировка челтәрләре, носилкалар, эчке киемнәр, киемнәр тегә.

«Мин үзем дә аларга берничә мәртәбә барып кайттым, чыгым материаллары һәм җиһазлар исемлеге турында сөйләштек. 2022 елдан бирле Норлаттан фронтка 60 партия йөк, шул исәптән алты автомобиль һәм тугыз мотоцикл җибәрелде», – диде Михаил Афанасьев.

Биш ел эчендә Яшел Үзән районында федераль һәм республика программалары буенча 300 объект, шул исәптән балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният һәм спорт оешмалары, җәмәгать киңлекләре төзелгән һәм ремонтланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100