news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәннән махсус операция зонасына 60нчы гуманитар конвой җибәрделәр

Яшел Үзәннән махсус операция зонасына 60нчы гуманитар конвой җибәрделәр
Фото: Яшел Үзән районы матбугат хезмәте

Яшел Үзәндә махсус хәрби операция катнашучылары өчен 60нчы гуманитар конвой җибәрелде. Тантанада шәһәр мэры Михаил Афанасьев, депутатлар, махсус операция ветераннары, хәрби комиссариат һәм «Хәрби туганлык»ның җирле бүлеге вәкилләре катнашты.

Колоннага 20 тоннага якын төзелеш материаллары, хәрби кием, шулай ук квадрокоптер, рация һәм башка товарлар кергән. Йөк хәрбиләрнең үтенечләрен исәпкә алып һәм район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре ярдәме белән формалаштырган.

«Яшел Үзәндә хәрбиләребезгә ярдәм итү юнәлешендә актив эш алып барылуы бик шәп. Мин хәрби егетләрнең моны ничек көткәнен беләм. Бүген без шулай ук махсус операция ветераннары белән бергә эшлибез, чөнки бу безнең һәрберебезгә кирәк», – дип сөйләде Виталий Ильин.

Виталий фронтка үз теләге белән киткән, Луганск Халык Республикасы һәм Курск өлкәсендә хезмәт иткән. Мартта өенә кайткан һәм бүгенге көндә Яшел Үзәннең «Махсус хәрби операция ветераннары» иҗтимагый оешмасын җитәкли. Оешма ТР Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров ярдәме белән эшли.

Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев ассызыклаганча, ул тантанада катнашу белән генә чикләнмәячәк, дүшәмбе махсус операция зонасына гуманитар миссия белән барачак.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турында карар кабул итте. Хәзер ул 3,1 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу илдәге иң югары түләүләрнең берсе. Түләү ике өлештән тора: 2,7 миллион сум – республикадан, 400 мең сум – Саклану министрлыгыннан.

news_right_1
news_right_2
news_bot