news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәннән Донецк өлкәсе мәктәбенә уку кирәк-яраклары илттеләр

Яшел Үзәннән Донецк өлкәсе мәктәбенә уку кирәк-яраклары илттеләр
"Яшел Үзән"

Ветераннарның «Сугышчан туганлык» тәбәк Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, Яшел Үзән шәһәренең «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» хәрәкәте, шулай ук Снежное шәһәренең сугыш хәрәкәтләре ветераннары инициативасы белән «Донбасс балалары өчен» гуманитар йөк колоннасы оештырылды. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

Бу юлы ярдәм Украи­наның Донецк өлкәсе Горловск районы Снежное шәһәрендә урнашкан 1нче мәктәпкә барды. Анда беренче сыйныф укучылары өчен 120 комплект канцелярия кирәк-яраклары, сумкалар, туплар һәм башкалар тапшырылды.

«Абый, рәхмәт! Без бердәнбер тубыбызны скотч һәм клей белән ябыштырып арыдык инде», – дип, бер малай «Сугышчан туганлык» оешмасы рәисе урынбасары Руслан Хәсәновны шатлыгыннан кочак­лап ук алган.

Мәктәп директоры да аптырашта калган. Аңа, әлбәттә, Татарстаннан киләчәкләре турында алдан хәбәр ителә: «Мин сезнең шулкадәр күп әйбер алып килүегезне көтмәгән идем!» – ди ул.

Безнең егетләр, шулай ук, Макеевка шәһәре гос­питале өчен – йөк һәм Снежное шәһәре мәчетенә мөселман әдәбияты алып барып тапшырды, диелгән хәбәрдә.

«Вудлорд» фаб­рикасы директоры На­талья Чураковага, «Консоль» җитәкчесе Ольга Катыхинага, шулай ук шәһәр һәм районның барлык битараф булмаган кешеләренә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез, сездән башка без бу бәхетле йөзләрне күрмәс идек. Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы генераль директоры Александр Филипповка, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистаховка гуманитар йөкне илтергә бирелгән транспорт өчен аерым», – дип шәрехли Руслан Хәсәнов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100