news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәннән адвокатны ришвәт эше буенча тоткарлаганнар

Яшел Үзәннән адвокат Эдуард Миңнегалиевны ришвәт алуда арадашчылыкта шикләнеп кулга алганнар. Тикшерү версиясе буенча, Миңнегалиев адвокат статусын алганчы ук ниндидер җинаять эшен туктату өчен зур күләмле ришвәттә арадашчы булып чыккан. «Татар-информ» га билгеле булганча, ришвәт суммасы – ярты миллион сумнан артык.

Озакламый Яшел Үзән шәһәр суды аңа чик кую чарасын сайлаячак. Беренчел мәгълүмат буенча, Миңнегалиев җинаять кылуда гаебен танымый. Шулай ук Миңнегалиевның «Балыкчы, Коган һәм партнерлар» адвокатлар коллегиясендә эшләве билгеле. Аларның сайтында ул әлегә кадәр гамәлдәге адвокат буларак исәпләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot