Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәннән 30 ир-ат махсус хәрби операциягә китте
Татарстанның Яшел Үзән районында 30 ир-ат махсус хәрби операция зонасына юл тотты. Табиблар һәм разведчиклар, төзүчеләр һәм вахта ысулы белән эшләүчеләр Саклану министрлыгы белән контракт имзалады, дип хәбәр итә «Татар-информ»нан Эльза Кузнецова.
Бүген Андрей Наумов иптәшләрен махсус хәрби операция зонасына озата. Ул үзе әлегә авыр җәрәхәтләрдән соң тернәкләнү уза. Андрей 2018 елдан Донбасста хезмәт иткән, ә 2022 елда контрактка кул куйган һәм Бахмут белән Соледарны азат итүдә катнашкан.
Фото: Татьяна Коварина
«Курку юк кебек, үзебезнекеләр һәлак булганда гына куркыныч. Әмма иң мөһиме - теләктәшлек. Минем командадагы күп кенә егетләр, терелеп аякка басканнан соң, яңадан алгы сызыкка китә. Ә кемдер алар үрнәгендә беренче тапкыр контракт имзалый», - ди ир-ат.
Фото: Татьяна Коварина
Институттан соң Илья Зотов дүрт ел Таманьда табиб булып эшләгән. Хәзер ул махсус операция зонасына юл тота.
«Махсус хәрби операциягә яраткан илемне якларга, егетләргә ярдәм итәргә барам. Әлбәттә, сугышта куркыныч, әмма моңа түзәчәкбез. Бездә болай да табиблар җитми, анда алар кирәгрәк, чөнки егетләрне гаиләләре, балалары, хатыннары көтә», - дип искәртте ир-ат.
Фото: Татьяна Коварина
Сергей Свеленьев та төпле карар кабул иткән. «Күңел шунда тарта. Әле гаилә, балалар да бар бит. Алар елый, әлбәттә. Ләкин берни дә эшләп булмый. Мин ныклы карар кабул иттем. Әмма үкенмим. Куркыныч, әлбәттә. Тик кая барасың? Шуның өчен дә без ирләр бит», – дип белдерде Яшел Үзән егете.
Хәрбиләрне озатырга хатыннары, әниләре, дуслары килгән иде. Һәркемнең күзендә яшь. «Әтине көтәбез, яратабыз, сагынабыз. Бер елдан соң синең контрактың тәмамлана, өйгә әйләнеп кайтырсың һәм Ходай кушып сугыш бетәчәк».
Контрактникның әнисе Регина Билалова улының махсус хәрби операция зонасына китәргә карар кылуы турында сөйләде, ул инде күптән барырга теләгән. «Үзе хәл итте һәм китте. Без аны бары тик исән килеш кенә көтәбез!» - дигән теләген җиткерде ул.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.
Фото: Татьяна Коварина
23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләрнең махсус операция зонасында аена 210 мең сум акча алуын да истә тотарга кирәк.
Фото: Татьяна Коварина
Материал Татьяна Коварина катнашында әзерләнде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз