news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәннән 1233нче полкка дрон һәм медикаментлар җибәрелде

Яшел Үзәннән 1233нче полкка дрон һәм медикаментлар җибәрелде
Фото: Яшел Үзән районы матбугат хезмәтеннән

Татарстанның Яшел Үзән районының «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеменнән волонтерлары кичә 1233нче полкта хезмәт итүче якташларына ярдәм җибәрде. Бу йөк 20 майда китте һәм исәп буенча 17нчесе булды. Бу турыда «Татар-информ»га муниципаль берәмлек матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Чираттагы ярдәм партиясенә «ГАЗель» һәм «УАЗ» өчен запас частьләр, бензогенераторлар, дренаж насосы, төзелеш материаллары, су өчен савытлар, суыткыч, кер юу машинасы, балык тоту челтәрләре, маскировка челтәрләре, медикамент, саморез, дроннар һәм дошман дроннарыннан саклану системасы - «Терминатор» кергән.

«Ярдәмегез һәм Җиңүгә өлеш кертүегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез», - диде волонтер Анна Дергунова Яшел үзән халкына рәхмәт белдереп.

Фото: Яшел Үзән районы матбугат хезмәтеннән

Украинада махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде. Алар арасында Россия иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot