news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндәге фаҗигадән соң Әйшә авылы депутаты Нияз Минһаҗевны судка китерделәр

Бүген Яшел Үзән шәһәр судына Әйшә авыл җирлеге депутаты Нияз Минһаҗевны китерделәр. Тикшерү аны узган атнада җомга Васильево бистәсендә булган фаҗигагә катнашы бар дип саный. Бистәдә сукбай этләр көтүе 9 яшьлек кызга һөҗүм итте.

Бала «Сәламәтлек» бакчачылык ширкәтенә өенә кайтып барган булган. Шулвакыт аңа унлап эт ташланган. Этләр кызның башын, тәнен һәм кул-аякларын күп тапкыр тешләгән. Хәзер ул Республика клиник балалар хастаханәсендә авыр хәлдә.

Сишәмбе бу эш буенча «Кот и пес» хәйрия фонды җитәкчесе Альберт Галиевны һәм фондның хайваннар аулау белән шөгыльләнүче хезмәткәре Максим Ивановны кулга алдылар. Кичә суд аларның икесен дә өй арестына җибәрде. Алар иминлек таләпләренә җавап бирми торган эшләр башкаруда һәм ваемсызлыкта гаепләнә.

Фото: © Елена Фенина, «Татар-информ»

«Кот и пес» фонды район белән сукбай этләрне аулау турында килешү төзегән. Тикшерү версиясе нигезендә, фонд бурычларын тиешенчә үтәмәгән. Бу фаҗигагә китергән. Галиев белән Иванов гаепле булуын кире кага. Алар бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларның мондый масштаблы эшләр башкару өчен җитмәвен, ә аларның приюты районда бердәнбер булуын әйткән.

Тикшерү торак-коммуналь хуҗалык департаменты җитәкчесевазыйфаларын башкарган депутат Нияз Минһаҗевны да гаепле дип саный. Ул приют белән 5,3 миллион сумлык контракт төзегән. Тикшерү версиясе нигезендә, Минһаҗев, «Кот и пес» фондының бөтен райондагы сукбай этләрне аулый алмаячагын белә торып, приютка бу бурычны йөкләгән. Моннан тыш, ул этләрне аулаучыларның эшен контрольдә тотарга һәм аларга башкарырга кирәк булган эшләрне кушарга тиеш булган.

Фото: © Елена Фенина, «Татар-информ»

Утырышта Минһаҗев «Кот и пес» приюты урнашкан Әйшә авылында яшәвен хәбәр итте. Аның 4-16 яшьтәге өч баласы бар, ә хатыны каты авырый.

Минһаҗев аеруча зур җинаятьтә гаепләнә, моның өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза каралган, дип белдерде тикшерүче.

Тикшерү аны ике айга тикшерү изоляторына җибәрүне сорады.

Фото: © Елена Фенина, «Татар-информ»

«Мин беркая да качып китә алмыйм, минем өч балам бар, алар турында миннән башка берәү дә кайгырта алмый», – дип мөрәҗәгать итте судка Минһаҗев.

Нәтиҗәдә, суд аңа карата билгеле бер гамәлләрне тыю рәвешендә чикләү чарасын сайлады. Минһаҗевка эш буенча шаһитлар һәм зыян күрүчеләр, шулай ук Яшел Үзән районы торак-коммуналь хуҗалык департаментының элеккеге һәм хәзерге хезмәткәрләре белән аралашу тыела.

news_right_1
news_right_2
news_bot