news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә җырчы Илнат Фәрхуллинның «Рәхәт» дигән комлыгы ачыла

Комлыкта төрле концерт программалары, остаханәләр, су аттракционнары, фуд-корт, ресторан, җәйге кинотеатр, спорт турнирлары булачак.

Яшел Үзәндә җырчы Илнат Фәрхуллинның «Рәхәт» дигән комлыгы ачыла
Владимир Васильев

Автор-башкаручы Илнат Фәрхуллин Яшел Үзәндә Әйшә авыл җирлегендә «Рәхәт» дигән үз комлыгын ача. Ул 1 июльдә 9.00 сәгатьтә ачыла.

«Комлыкка багышлап җыр да яздык. Анда минем җырларны ишетергә мөмкин булачак. Пляжны яңартырга җыенабыз. Алга таба анда глэмпинг та төзергә ниятлибез. Быел август-сентябрьдә 29 глэмпинг ачарга телибез. Глэмпингта җәен дә, кышын да ял итәргә килеп булачак», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Комлыкны ачу идеясен Илнат Фәрхуллин дусты «Ресторат» компанияләр группасына нигез салучы Фәнис Садретдиновка тәкъдим иткән. «Пляжда нәрсәләр булырга тиешлеген язып чыктык та, идеябезне чынга ашыру өчен дустыбыз инвестор Александр Хегай янына бардык. Ул хуплады», - дип ачыклык кертте Фәнис Садретдинов.

Аның әйтүенчә, бу комлык кызынып ятар өчен генә ачылмый. Пляжда төрле концерт программалары, остаханәләр, су аттракционнары, фуд-корт, ресторан, җәйге кинотеатр, спорт турнирлары булачак. «Кадак өстендә басып тору, төрле уеннар оештырылачак. Төркиядәге шартларны Татарстанда тудырачакбыз», - диде ул.

Илнат Фәрхуллин фикеренчә, ял итү пляжында һәркем файдалана алырлык мохит тудырыла. «Мөмкинлекләре чикле булган барлык кешеләр дә бирегә килә алачак. Ачылышта кунакларны коймак белән сыйлаячакбыз», - диде ул һәм халыкны ачылышка чакырып калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100