news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә яшәүчеләр күп катлы йортта ут капкан балконнарны видеога төшергән

Яшел Үзәндә яшәүчеләр Ленин урамындагы күп катлы йортның 8 һәм 9нчы катларында ут капкан балконнарны видеога төшергән. Бу хакта 101 янгын сагы номерына 15.14 сәгатьтә хәбәр иттеләр.

Урынга шунда ук ут белән көрәшүчеләр килгән, алар янгыннан биш кешене коткарган. Беркем дә зыян күрмәгән. 15.43 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100