news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә янгында бер ир-ат үлгән

Узган төндә Яшел Үзәндә Хаҗиев урамындагы бер йортның бишенче катында янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Янгын сүндерүчеләр, өч бүлмәле фатирда янгын чыгуын ачыклаган. Янгын мәйданы 6 квадрат метр булган.

Янгын сүндергәндә фатирда 31 яшьлек ир-ат мәете табыла.

Янгынның сәбәбен белгечләр ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot