news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә хәрбиләргә ярдәм итүгә багышланган «Рәхмәт» хәйрия проекты гамәлгә ашырылды

Яшел Үзәндә хәрбиләргә ярдәм итүгә багышланган «Рәхмәт» хәйрия проекты гамәлгә ашырылды. Проект җитәкчесе – ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Каданс» НВС хормейстеры Кристина Попова. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

Әлеге чара икенче тапкыр үткәрелде. Ул махсус хәрби операция хәрбиләренә ярдәм итү өчен төрле яшь һәм һөнәрдәге кешеләрне берләштерде. Проектка һәркем талантыннан, мәхәббәт һәм хезмәтеннән үз өлешен кертте. Мондый авыр вакытларда бердәм булып калу бик мөһим.

Чара кысаларында шәһәр халкы, шәхси эшмәкәрләр, мәгариф учреждениеләре катнашында хәйрия ярминкәсе дә үткәрелде. Барлык җыелган акча хәрбиләргә ирешәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot