news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә хәрби комиссариатка ут төртергә тырышкан кешене суд кулга алды

Яшел Үзән шәһәр суды хәрби комиссариатка ут төртергә тырышкан 59 яшьлек кешене кулга алды. «Татар-информ»га бу хакта судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Вакыйга 4 сентябрьдә була. Тикшерүчеләр фаразынча, ир-ат Яшел Үзән хәрби комиссариаты бинасына кабынып китүчән катнашма тутырылган шешә ыргыта. Әмма, сыеклык янып китми.

Полиция хезмәткәрләре ир-атны икенче көнне тоткарлый. Аңа карата «яндыру юлы белән чит милеккә аңлы рәвештә зыян китерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Суд тоткарланган кешене тикшерү изоляторына җибәргән, анда ул ике ай – 5 ноябрьгә кадәр булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100