news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә урам бәйрәмендә җыелган акча махсус хәрби операциягә ярдәм фондына тапшырыла

Яшел Үзәндә урам бәйрәмендә җыелган акча махсус хәрби операциягә ярдәм фондына тапшырыла
"Яшел Үзән"

Яшел Үзән районы Мулла Иленең югары башында урам бәйрәме узды. Мондый матур очрашу икенче ел оештырыла. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәмдә тәмле чәй, кайнар коймак, матур жырлар, күңелле уеннар тәкъдим ителде, хәйрия лотореясы уйнаттылар. Җыелган акчаны Норлатның махсус хәрби операциягә ярдәм итү фондына тапшыралар.

Бу урамда яшәүче Рәмзия Хәлилова ерак юлдан - хаҗ сәфәреннән кайткан. Ул да хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Ә уеннар бик тә үзенчәлекле һәм кызыклы иде. Оештыручыларга афәрин һәм зур рәхмәт. Менә шулай бер җыелу, сөйләшеп аралашу үзе ни тора», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100