news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзәндә Украинада махсус операциядә һәлак булган солдатны җирләделәр

Яшел Үзәндә Украинада махсус операциядә һәлак булган солдатны җирләделәр

Яшел Үзәндә Украина территориясендә махсус операция үткәргәндә һәлак булган солдатны җирләделәр. Яшел Үзәндә туган, мотоукчылар бүлегенең наводчигы, сержант Александр Солнцев 2022 елның 9 июлендә һәлак булган.

Бүген шәһәр зираты территориясендә аның белән хушлашу  мәрасиме булды. Аны озатырга ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев килде. Бу турыда «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

«Александр үзенең хәрби бурычын үтәгәндә батырлык, һәм көч күрсәтте. Бу мәңгелек хәтер», - дип мәрхүмнең якыннарының кайгыларын уртаклашты Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев.

Александр Солнцев 1987 елның 20 мартында Яшел Үзәндә туа. Хәрби хезмәткә 2006 елда алына.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100