Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә «Тукай укулары» бәйгесе узды
28нче апрельдә Яшел Үзәндә «Тукай укулары» шигырь бәйрәме узды. Бәйгедә 50дән артык 1-11нче сыйныф укучылары катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәмгә язучылар Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Камал артистлары, укытучылар чакырылган иде. «Ватан өчен яшәү — безнең бурыч» исемле шигырь бәйрәме Габдулла Тукай айлыгын, чараларны йомгаклап югары дәрәҗәдә тәмамланды.
Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Гөлнур Зиатдинова һәм иҗат белән шөгыльләнүче укытучылар катнашты.
Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз