news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзәндә сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында балконга ут капкан, ир-ат зыян күргән

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында янгын чыккан. Ир-ат зыян күргән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, яшел Яшел Үзәннең Гоголь урамындагы биш катлы йортта чыккан. Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан ут тиз арада балкондагы әйберләргә капкан һәм 10 квадрат метрлы мәйданны чолгап алган.

Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр 88 яшьлек ир-атны коткарган. Аның тәненең 70 проценты пешкән. Зыян күрүчене Яшел Үзән үзәк хастаханәсенә китергәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot