Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә Серго исемендәге заводның 29 хезмәткәренә яңа фатир ачкычлары тапшырылды
Яңа ел алдыннан шатлыклы вакыйга – Серго исемендәге заводның 29 хезмәткәренә яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Бу хакта «Яшел Үзән» сайты хәбәр итә.
9 катлы йорт Паратская урамы адресы буенча урнашкан. Беренче подъездда – 35 фатир, һәм тиздән бу йортта серголылар өчен яңа тормыш башланачак.
Йорт Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелгән. Бу – предприятие хезмәткәрләрен уңайлы һәм заманча торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән системалы эш нәтиҗәсе.
Чарада Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов, «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов һәм башкалар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз